Камалтынов
Юрий Зимелевич
БИОГРАФИЯ
1957 елның 11 мартында Казанда туган.

1980 елда Казан химия-технология институтын, 1994 елда - Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Белеме буенча белгечлекләре - инженер химик-технолог, социаль эш оештыручы.

1980-1986 елларда "Органик синтез" җитештерү берләшмәсендә смена башлыгы, комсомол комитеты урынбасары секретаре, аннан соң комсомол комитеты секретаре, партком секретаре урынбасары булып эшли.

1986 елдан 1990 елга кадәр партия эшендә, 1990 елдан 1992 елга кадәр Татар укытучыларының белемен күтәрү институтында социологик тикшеренүләр лабораториясен җитәкли.

1992-1996 елларда Казан шәһәре Мәскәү районы администрациясендә, Социаль тәэминат министрлыгында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җаваплы вазыйфалар башкара.

1996 елдан 2004 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары.

2004 елның мартында республика округы буенча "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2004-2005 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

2005 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе итеп билгеләнде.

2010-2013 елларда - ТР Дәүләт Советында ТР Президентының тулы вәкаләтле вәкиле

2013 елның 23 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International