КФУ студентлары коррупция турында: «Ришвәтләр тормыш рәвешенә әверләнү белән куркыныч»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең хезмәткәре Казан федераль университетының администрациясе оештырган чарада катнашты. Чара Идарә ярдәме белән, университет составына керүче факультетлар һәм институтлар студентлары арасында, коррупциягә каршы караш формалаштыру максаты белән барлыкка килде.

Очрашу дебатлар форматында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залында узды. Төп сораулар коррупциянең хәзерге җәмгыять үсешенең икътисадый һәм социаль өлкәләренә тискәре йогынту мәсьәләләре турында булды.

Чаранын оештыручылары – Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының, физика институтының һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының коррупциягә каршы студентлар комиссияләре. Дебатта 50 дән артык студент катнашты.

Коррупция эшмәкәрлек һәм икътисад үсешенә тискәре яки уңай йогынты ясый? Ришвәт алучы яки бирүче – кемнең гаебе зуррак? Коррупционерлар белән көрәш яки коррупцияне профилактикалау – нәрсә мөһимрәк? Кешене кайсы мизгелдән коррупционер дип атарга була? – интеллектуаль уенда шундый актуаль темалар тәкъдим ителде.

Катнашучыларның ярыш формасында дәлилләнгән фикерләр тамашачылар кайнар кабул итте, ә ул тагында күбрәк уйлаты һәм коррупциягә, аның күренешләренә карата шәхси тискәре мөнәсәбәт булдырырга мөмкинлек бирде.

2022 елның 4 апрелендә Казан федераль университетының студентлары арасында үткәрелгән коррупциягә каршы дебатлар туры «Коррупция – минем сүзем» темасы буенча тулаем чараларны башлап җибәрде. 

«Дебатлар килеп туган хәлне төрле яклардан карарга һәм тәнкыйть белән фикерләргә ярдәм итә. Безнең эшчәнлек өчен ул бик мөһим һәм кирәк. Бу проблема буенча актив фикер алышу студентларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Максим Бутылин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International