Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренә үз керемнәре өчен мәгълүмат бирү турында закон таләпләрен аңлаттылар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законы һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы буенча һәр муниципаль хезмәткәр үз керемнәрен, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирергә бурычлы. Моннан тыш, шулай ук үз гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәҗбүри.

Мәгълүматларны тапшырмау яки белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматларны биргән очракта, хезмәткәр хокук боза һәм эштән азат ителә.

Гамәлдәге нормаларны һәм аларны үтәү үзенчәлекләрен аңлату максатларында 30 март көнендә «Московский» мәдәният үзәгендә укыту семинар үтте. Чарада В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИИХИ) беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, җинаятькә каршы көрәш хокукы кафедрасы профессоры, профессор И.И. Бикеев, Казан шәһәре башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе К.А. Беляев һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчеселәре С.Ф. Рәхимов һәм Т.Р. Хәлимдаров катнаштылар.

Семинарда Казанның Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре белән үткәрелде. Шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты муниципаль хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнаштылар.

Чара барышында коррупциягә каршы законнарның гамәлдәге таләпләре һәм Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең декларация кампаниясе белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International