«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында эшмәкерлеккә ярдәм итү чараларның мәсьәләләре яктыртылды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында коррупциягә каршы телетапшырулар «Коррупциясез Татарстан» һәм «Яңа гасыр трибунасы» ел буенда традицион рәвештә чыга. Ул «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә эшләнә. Төп максаты – коррупциягә каршы тору өлкәсендә халыкка хокукый яктан белем бирү.

4нче апрель көнендә «Яңа гасыр трибунасы»ның яңа чыгарылышы күрсәтелде. Ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү чараларын күрсәткәндә коррупцион рискларны киметү мәсьәләләренә багышланган иде. Телетапшыруда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе исеменнән баш киңәшче Салават Рәхимов катнашты. Шулай ук ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигезендә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, «Эшмәкәрлек коррупциядән каршы» автоном коммерцияле булмаган оешманың, «ТР сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең, ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының, Казан шәһәрендә эшкуарлыкны үстерү буенча вәкиле һәм «Маркетплейс. Җиңел» электрон сәүдә һәм маркетинг үзәгенең вәкилләре чыгыш ясадылар.

Телетапшыру барышында эшмәкәрлеккә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәләнең актуальлеге республика тормышының икътисади һәм социаль өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әһәмиятле роленә бәйле (Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктында мондый субъектлар өлеше 21,5 % яки 650 млрд. сумнан артык тәшкил итә, әлеге өлкәдә эшләүче гражданнар саны 600 меңнән артык кеше).

Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү максатларында «2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2018-2024 елларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» ярдәмче программасы расланды. Быел Татарстан Республикасы бюджетыннан, эшмәкерлеккә ярдәм итү өчен, 4,5 млрд. сум финанслау каралды. 2021 елда дәүләт ярдәме чараларын 34 мен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алды. Шул исәптән поручительлек, ташламалы микрозаймнар, процент ставкасын субсидияләү рәвешендә дә.

Мондый телетапшыруларны уздыру хакимият органнары эшенең ачыклыгын арттырырга, өлкәдә коррупцион рискларын, дәүләт ярдәме чараларының һәркем өчен ачык булуын һәм тигезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Телетапшыру язмасын ссылтама буенча урнаштырылган: https://vk.com/wall-25135129_55020

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International